+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 апрель 2023, 04:20

Республика Башлыгы киңәшчесе билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән Ранис Хәсәнов иҗтимагый нигездә балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнде.

Республика Башлыгы киңәшчесе билгеләндеРеспублика Башлыгы киңәшчесе билгеләнде
Республика Башлыгы киңәшчесе билгеләнде
Хәсәнов Ранис Рамил улы 1992 елның 11 маенда Уфада туган. Уфа ягулык-энергетика колледжын, Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 2008 елда «Салют-Торг» җәмгыяте мерчандайзеры булып башлый.

2010-11 елларда - "Лоц Энергетик" вожатые.

2013-18 елларда - "Башнефть Сервис НПЗ" хезмәткәре.

2019-20 елларда - смена мастеры, «Башнефть» филиалы хезмәткәре.

2020-22 елларда- «Лукойл-Уралнефтепродукт» нефть базасы мастеры.

2022 елда - «Росгазификация»нең техник контроль бүлеге инженеры.

2022 елның декабреннән "Беренчеләр хәрәкәте" балалар һәм яшьләр иҗтимагый – дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас