+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2023, 07:09

Үз йортында һәлак булган

Кушнаренко районының Калтай авылында - фаҗига.

Үз йортында һәлак булган
Үз йортында һәлак булган

Кчә 17.42 сәгатьтә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә республиканың Кушнаренко районының Калтай авылы Бакча урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урынга оператив рәвештә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән.

Беренче подразделение урынынга килгәндә, 8х10 метр мәйданлы кирпеч йортта янгын чыгуы ачыкланган.

Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 1966 елда туган һәлак булган ир-ат табылган, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын 18.53 сәгатьтә локальләштерелгән. Аны сүндерүдә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 8 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Янгынның сәбәпләрен һәм булган хәлнең шартларын министрлыкның тикшерү-оператив төркеме һәм тикшерүчесе ачыклый.

 

Быел яз янгын хәвефе тудыручы шартлар гадәттәгедән иртәрәк туды, сак булыйк, җәмәгать!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: