+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 апрель 2023, 15:28

Кириллны күрмәдегезме?

Башкортстанда 17 яшьлек үсмерне эзлиләр.

Кириллны күрмәдегезме?Кириллны күрмәдегезме?
Кириллны күрмәдегезме?
17 яшьлек Кирилл Абдуллин Уфада 11 апрельдә югалган. Бу хакта "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Башрегионспас" эзләү төркемендә хәбәр ителә.

Югалган кешенең билгеләре: буе 172 сантиметр, ябык гәүдәле, чәче кара һәм күзләре яшел төстә. Югалган көнне күк төстәге пальто, соры чалбар, коңгырт ботинка кигән булган.

Кирилл Абдуллинның кайда булуы турында мәгълүматка ия булган һәркем 89373102112 яки 112 телефоннары буенча шалтыратса иде.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас