Екатеринбург шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә ике баланың әниләре сугышкан. Бер әни улы белән бер төркемгә йөргән кызның әнисенә йодрыклары белән ташланган. Бу турыда “E1.RU” басмасына зыян күрүченең ире сөйләгән.
— Баласының күзлеге ватылган. Ул хатынымнан күзлек ремонтлау өчен акча таләп иткән. Янәсе, безнең кызыбыз аның баласын этеп җибәргән һәм күзлек ватылган. Һәм, чын мәгънәсендә, сугыш чыккан, — дип сөйләгән ир. — Хатыным тән җәрәхәтләре алган, курткасы ертылган, чәчләре йолкынган. Боларның барысын күзәтү камерасы теркәгән.
Сугышу моменты эләккән кадрларны хәзер полициядә өйрәнәләр. Зыян күрүче анда гариза белән мөрәҗәгать иткән.
- Хәзерге вакытта хәлне участок уполномоченные тикшерә. Нәтиҗәләр буенча тиешле карар кабул ителәчәк, — дип хәбәр итәләр Екатеринбург буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат төркемендә.
Балалар бакчасында конфликт турында комментарий бирүдән баш тарттылар. Андагы җитәкчелек, әти-әниләр моны үзләре хәл итәр, дигән фикердә.
Фото: cdn.iportal.ru