+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 апрель 2023, 10:30

Башкортстан белгечләре Беларусь умартачыларына ярдәм итәчәк

Башкортстанның "Алтын Солок" учреждениесе белгечләре Белоруссиянең "Беловежская пуща" тыюлыгы хезмәттәшләренә Бөек Ватан сугышыннан соң югалган кара урман умартасының белорус популяциясен тергезергә ярдәм итәчәк.

Башкортстан белгечләре Беларусь умартачыларына ярдәм итәчәкБашкортстан белгечләре Беларусь умартачыларына ярдәм итәчәк
Башкортстан белгечләре Беларусь умартачыларына ярдәм итәчәк
Искәртәбез, Башкортстан белгечләренең кара урман умарталарын популяцияләү буенча эш тәҗрибәсе бар инде. Башкортстанның коммерцияле булмаган «Алтын Солок» автоном оешмасы, башлыча, кара урман умарталарының абориген популяциясен яңадан тергезү максатында төзелде.

Бүген учреждение урта урыс токымлы умарталар үрчетү һәм молекуляр-генетик экспертиза лабораториясе буенча токымлы репродуктор статусына ия. Лабораториядә Русия территориясендә даими тулыландырыла һәм яңартыла торган бал кортлары ДНКсының иң зур банкы җыелган инде. Бу кыйммәтле мәгълүмат бал кортларының һәр төре өчен эталон идентификаторлар булдырырга мөмкинлек бирә.

- Белоруссия галимнәре белән без 2021 елның декабрендә үк хезмәттәшлек итү турында килештек, - диде Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Белоруссия Фәннәр академиясе безнең делегациянең Беларуськә рәсми эш сәфәре кысаларында тиешле килешү төзеделәр. Хезмәттәшлек төрле юнәлешләргә кагыла.

Шулай ук үткән елның 15-18 ноябрендә Минскида узган «ПродЭкспо-2022» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-ярминкәсе кысаларында Башкортстанның «Алтын Солок» оешмасы Беларусь Фәннәр академиясенең Генетика һәм цитология институты белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас