Бүген, 13 апрельдә, җылы булачак. Көндез һава температурасы +14, +19 градуска кадәр күтәреләчәк.
Иртәгә, 14 апрельдә, көндез һава температурасының үзгәрүе көтелә, +2, +7 градуска кадәр төшәчәк, бу арктик һава массасының килеп керүе белән бәйле, дип белдерде синоптиклар.
Салкыннар белән бергә, көчле җил дә көтелә. Секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.