

Актанышта булган янгын турында язган идек инде. Анда бер әбекәй иске үләннәрне яндырмакчы булган. Нәтиҗәдә, биш өйнең көле күккә очкан.
Кызганычка каршы, араларында бик авыр хәлдә калганнары да бар. Фотодагы хәбәр таралгач, редакция Актаныш районының Ямалы авылы белән элемтәгә керде. Алар бу мәгълүматның дөрес булуын белдерде.
Чыннан да, берләшсәк, бу егеткә ярдәм итә алабыз. Рамазан аенда кылган һәр изге эшебез үзебезгә мең тапкыр яхшылык булып әйләнеп кайтыр, Аллаһ кушса.
Зөлфәтнең язмышына сез дә битараф калмагыз!