

Уфада 8 яшьлек кыз таныш булмаган кешегә, популяр уенда бүләк алыр өчен, үзенең интим фотоларын җибәргән.
11 апрельдә телеграммда бала белән таныш булмаган ир-ат элемтәгә керә. Ул кызның Roblox (балалар арасында популяр уен) уйнарга яратканын белә һәм аңа берничә фото бәрабәренә уенда бүләк тәкъдим итә. Мәктәп укучысы ризалаша.
Ул әлеге ир белән ике көн хат алыша, һәм 13 апрельдә генә әнисе бу хакта белеп кала. Хатын шунда ук полициягә йөгерә, хәзер бу эш белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Кызның телефонын тартып алганнар.
Әти-әниләр, әби-бабайлар, сез балаларыгызның нинди уен белән мавыгуын беләсезме?!