+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2023, 10:10

"Юләрлекнең чиге юк аның, рәхәтләнсеннәр!"

Башка кәстрүл киеп, биткә "зеленка" буяу нәрсә ул! Менә Ләйлә Дәүләтова тәкъдим иткәнне эшләсәң...

"Юләрлекнең чиге юк аның, рәхәтләнсенннәр!"
"Юләрлекнең чиге юк аның, рәхәтләнсенннәр!"

Ике республикада да блогерлар шаккатыруда ярыша. Кемдер моны шунда ук "юләрлектә", дип төзәтер, әмма монысы безнең эш түгел.

«Башкирская домохозяйка» белән Казан блогеры, берничә бизнес иясе Миләүшә Зарипова арасында ярыштан, ягъни "баттл"дан фотоларны сез югарыда күрәсез. Ә шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова аларга һәм башкаларга яңаларын тәкъдим итә.

«Әллә нинди юләрлекләр эшләү – популяр булуның иң шәп ысулы. Үземнән беләм.

Хәзер ниләр генә юк. Халык алдында башка чиләк киеп җырлап йөрү, кабер эченә кереп яту, шәрә фотосессия, әллә нинди ахмак биремнәр эшләү һ.б. Берәр акыллы әйбер эшләсәң, эт тә карамас иде. Әнкәй әйтмешли, юләрлекнең чиге юк аның, рәхәтләнсенннәр, анысы минем эш түгел», – дип язган ул.

Шагыйрәдән шәп идеяләре:

- Урамда хәерче кешене табып, кибеткә алып кереп, ул теләгән ризыкларны сатып алып бирергә;

- Бауманда иң бәхетсез кешене табып, аны елмайта алу;

- Берәр ялгыз әбинең өен җыештырып сөендерү;

- Колхоз базарында иң хәерче кешеләргә тәмле ризык өләшү;

- Парковкада иң пычрак машинаны юып бирү;

-Баумандагы популяр сәгатьне чистарту;

-Беркайчан да ресторанда булмаган кешене табып, текә ресторанга алып кереп сыйлау;

-Кемгәдер булышу, шатландыру, шаккаттыру, сөендерү.

«Кызыгы гына түгел, савабы да булсын», – дип яза Ләйлә Дәүләтова.

Ә сез ни тәкъдим итәр идегез, дуслар?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: