+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 апрель 2023, 05:47

Юлда янә үлем...

Кичә, 15 апрельдә, Дүртөйле районында җәяүле белән үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...

"М7 Волга" трассасының 1243нче чакрымында 33 яшьлек ир-егет «Мерседес Бенц» йөк машинасында җәяүлене бәрдерә. Авария нәтиҗәсендә 36 яшьлек урындагы кеше медицина учреждениесенә эләгә, анда ул аңына килмичә үлә.

Үлгән кешенең канын тикшерү өчен алганнар. Шофер сүзләренчә, җәяүле караңгыда юл өстендә утырган булган. Ул аны соңгы минутта гына күреп калган һәм нәтиҗәдә бәрдергән.

Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: gorobzor.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас