+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 апрель 2023, 13:10

Олыкүл мәктәбендә чын патриотлар тәрбияләнә

Кырмыскалы районында махсус хәрби операциядән ялга кайткан яугирләр белән очрашулар бик җанлы һәм җылы үтә. Ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган шундый чара Олыкүл урта мәктәбендә узды.

Олыкүл мәктәбендә чын патриотлар тәрбияләнәОлыкүл мәктәбендә чын патриотлар тәрбияләнә
Олыкүл мәктәбендә чын патриотлар тәрбияләнә
Егет берничә ел элек кенә шушы мәктәпне тәмамлаган, шуңа үзе дә бирегә сагынып һәм ашкынып килгән. Укыган вакытта бик шук булса да, укытучылары аны тик мактап кына телгә алды. Спорт буенча төрле ярышларда актив катнашып, мәктәп данын лаеклы яклаган, ә милли көрәш буенча район чемпионы да икән әле ул! Егет бүген дә сынатмый. Мобилизация игълан ителгәч тә, үз теләге белән Ватан сагына баса. Ростов өлкәсендә бер ай өйрәнүләрдә булганнан соң, махсус хәрби операция зонасына элгә. “Пакистан” дип дәшәләр икән аңа хезмәттәшләре. Ялга кайтыр алдыннан гына алгы сызыкта булган. Яраланып, госпитальдә ятып чыгарга да туры килгән. Ләкин егеттә курку хисе бөтенләй юк кебек, үзен бик ышанычлы, кыю тота. “Туган яктан китәсе килмидер инде?” - дигән сорауга да: “Мине анда егетләр көтә!” – дип кенә җаваплады.
Ә монда әти-әнисе, апасы, өч энесе, тормыш иптәше һәм күптән түгел генә туган кызы исән-имин булуын һәм тизрәк кайтуын телиләр.

Туган мәктәбендә ул көтеп алынган кунак булды. Җыелышның беренче өлеше укытучылар белән үтте. Алар аның көндәлек хәрби тормышы белән кызыксынды, мәктәп елларын искә алды, егеткә уңышлар теләде һәм барлык коллективтан бүләк ясадылар – инверторлы генератор алып бирделәр.
- Әле махсус хәрби операция зонасыннан кайткан өч егет тә - безнең мәктәпне тәмамлаучылар. Шундый укучылар тәрбияли алубыз белән горурланам. Бүген алар кыюлык күрсәтеп, алгы сызыкта тынычлык өчен көрәшә. Окопларда рацияләрне, тепловизорларны зарядкалау өчен генератор таләп ителүен яхшы беләбез. Шуңа бу корылма аларның тормышын аз булса да җиңеләйтер, - диде мәктәп директоры Рөстәм Батталов, яугиргә изге теләкләрен җиткереп.

Олыкүл авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов та егетнең теләген үтәде – Башкортстан Республикасы флагын бүләк итте. Аны “Пакистан” үзе белән алып китәчәк.

Чараның икенче өлеше аеруча җанлы үтте. 8-9нчы сыйныф укучылар белән узган “Батырлык дәресе”ндә аларга хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы белән күзгә-күз карашып аралашырга, үзләренең сорауларын бирергә мөмкин булды. “Пакистан” укучыларга күчтәнәчләр һәм җылы эчтәлекле хатлар өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.
- Барысы өчен дә зур рәхмәт. Аеруча балалар язган матур эчтәлекле хатларга сөенәбез, алар безгә көч бирә, дәртләндерә. Ефремкино урта мәктәбеннән Диана исемле 11 яшьлек кыз язган хат миңа килеп эләкте. Аны атыш барган вакытта окопта укыдым, хәрби иптәшләремә дә укыттым. Куркыныч һәм авыр вакытларда бер җылы сүз тау әйләндерердәй көч-куәт бирә. Язып торыгыз һәм, иң мөһиме – яхшы укыгыз. Бу сезнең әлеге вакытта төп бурычыгыз, - диде “Пакистан”, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Яугир укучыларның хәрби хезмәт, яшәү шартлары, көндәлек бурычларга кагылышлы сорауларына җавап бирде, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде. Очрашуның ахырында укучыларның һәрберсе яугиргә изге теләкләрен җиткерде.
“Пакистан” да әлеге очрашудан дәртләнеп, канатланып чыкты. Шуклыкларына түзеп, яхшы мөнәсәбәтләре, лаеклы тәрбия һәм белем биргәннәре өчен укытучыларга - үзе исеменнән, ә генератор өчен барлык шәхси составтан чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде.

Мәктәптә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелүе һәм аның югары дәрәҗәдә алып барылуы күренеп тора. Укытучылар балаларга барысын да үз үрнәгендә күрсәтергә һәм аңлатырга тырыша. Менә физика укытучысы Раян Хәмидуллин да шушы көннәрдә үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәчәк.
- Патриотлыкны, ватванпәрвәрләр булуыбызны үз үрнәгебездә күрсәтергә тиеш. Ирләр булып туганбыз икән, үз гаиләбезне, Туган илебезне якларга һәм сакларга тиеш, бу – безнең изге бурыч. Безнең укучыларыбыз – яшь кенә егетләр дә моны аңлый. Илебезнең киләчәге хәл ителә торган вакытта беркем дә битараф булырга, читтә калырга тиеш түгел, - ди Раян Ринат улы, ни өчен үзенең шундый карар кабул итүен аңлатып.

Автор фотолары.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас