+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 апрель 2023, 14:25

“Каен ауган кайтасы юлларыма...”

Кешеләр кыштан соң территорияләрдә чисталык урнаштыруга аеруча игътибарлы.

“Каен ауган кайтасы юлларыма...”“Каен ауган кайтасы юлларыма...”
“Каен ауган кайтасы юлларыма...”
Көчле җил Уфаның Свердлов урамындагы йорт түбә­сенең бер өлешен каерып алган дигән хәбәрне социаль челтәрләрдә шәһәрдә яшәү­челәрнең берсе язган. Ир түбәдә яткан металл кисәкл­әре кемнедер имгәтер, дип борчыла.

Мөрәҗәгать Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системасына эләккәч, Уфаның Киров районы хакимияте аны шунда ук эшкә ала. Берничә сәгатьтән соң белгечләр түбәдән калай кисәкләрен җыеп алган. Шөкер, ваемсыз булмаган кешенең уяулыгы һәм хезмәткәрләрнең оперативлыгы аркасында гадәттән тыш хәл булмый калды.
Бер уфалы социаль чел­тәрләрдә Коммунарлар урамындагы 4нче йорт ишегалдындагы черек агачны алып ташлауны сораган. Проблеманы хәл итүгә башкал­аның Калинин районы хакимияте керешә. Икенче көнне 25нче ЖЭУ хезмәткәрләре йорт ихатасында тәртип урнаштыра.
 
Ә менә Шота Руставели урамы, 23/1 адресы буенча яшәүчеләргә көтәргә туры килгән, гәрчә алар сынган агач турында социаль челтәрләрдә февраль башында ук язган булсалар да. Моның объектив сәбәбе бар: кар өеме аркасында махсус техника күрсәт­елгән агач янына үтә алмый, эшне язга күчерәләр. Шунысы куанычлы, агач йорт артында, җәяүлеләр зонасыннан ерак урнашкан. 10 апрель­дә Орджоникидзе районының ида­рәче оешмасы хезмәт­кәрләре әлеге агачның сынган ботакларын кисеп алып киткән.
 
Республикада урамнарда, паркларда, скверларда, ишегалларында чисталык урнаштыруны дәвам итәләр. 3 ап­рельдән 9 апрельгә кадәр Башкортстанга идарә итү үзәге сис­темалары төзеклә­ндерү темасына 970 мөрә­җәгать теркә­гән, шул­арның 261се — территорияне җ­ы­е­штыру, 49ы – яшел үсентеләр торышы буенча.
Башкалада яшәүче ханым СССРның 50 еллыгы урамында асфальт ишелүенә шаһит була һәм бу хакта социаль челтәрләрдә яза. Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системасы теркәгәннән соң, Уфаның Октябрь районы хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге хезмәт­кәрләре аны эшкә алган.
 
Әлеге урында юл тү­ш­әмәсе 4 апрельдә җимер­елгән. Кыш көне биредә торбаүткәргечтә авария эш­л­әре алып барыла, туфрак юыла. Кар эреп, җир ачылгач, проблема килеп туган. Асфальт җимерелү турында белгәч тә, бу урынны койма белән уратып алалар. 5 ап­рельдә шәһәр хезмәтләре белән киңәшмә уздырыла. Ә аннан соң “Уфаводоканал” хезмәт­кәрләре тергезү эшл­әренә керешә. 7 апрельдә алар тәмамланган.
 
Юллар буенча тагын бер хәл. Миякә районының Кыргыз-Миякә авылы халкы Шоссе урамындагы 16нчы йорт ихатасындагы пычраклык һәм күлләвекләр аркасында подъездга кадәр барып җитеп булмый, дип зарланган. Башкортстан ЦУРы мөрәҗәгатьне Миякә районы хакимиятенә юллаган. Урындагы хакимият әлеге ихатадагы юлга вакташ түшәгән.
Вандаллар Стәрлета­мак­ның Дуслык урамындагы “2нче гимназия” тукталыш павиль­онының пыяласын ваткан. “ЦУР мәгълүмат системалары 1 апрельдә социаль челтәр­ләрдә калдырылган хәбәрне теркәде, ә Стәрлета­мак шә­һәре хакимияте проблеманы хәл итү белән шөгыль­ләнде. 11 апрельдә Дуслык урамындагы тукталыштагы пыялалар алыштырылды, хәзер анда тәртип”, — дип язалар ЦУРдан.
 
5 апрельдә Уфада Черниковка бистәсендә яшәүче ханым Кольцевая урамындагы скверның торышына зарлана (Коммунарлар урамыннан “Колхоз базары” тукталышына кадәр). Кыштан соң андагы чүп-чар, иске яфраклар, ботак сыныклары скверны ямьсезли. “Инцидент-менеджмент” теркә­гәннән соң, мөрәҗә­гатьне Орджоникидзе районы хакимияте хезмәткәрләре оператив рә­вештә эшкә ала. 7 апрельдә районның төзекл­әндерү хез­мәт­кәрләре бу урынны чүп-чардан чистарткан.
 
Бер атнада ЦУР системаларына эләккән мөрәҗәг­атьләр арасында төзекл­әндерү темасы иң популяр тема булды. Җиде көндә әлеге темага 1138 хәбәр теркәлгән, бу аннан алдагы атнадагыдан 168гә күб­рәк. Республикада яшәү­челәрне иң борчыганы — тер­рит­орияләрне кыш дәвамында җыелган көнкүреш чүп-чарларыннан җыештыру (261) һәм җәмәгать киңлекләрен тәр­типкә китерү. 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас