+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 апрель 2023, 13:27

Кыярны пычкы чүбенә утыртыгыз!

Ни өченме? Түбәндә шул хакта.

Кыярны пычкы чүбенә утыртыгыз!Кыярны пычкы чүбенә утыртыгыз!
Кыярны пычкы чүбенә утыртыгыз!

Кыяр орлыкларын, тизрәк үссен өчен, туфракка түгел, ә пычкы чүбенә утырталар.

Чәчәр алдыннан пычкы чүбен кайнар су белән ике тапкыр пешекләп алыгыз. Андагы бактерияләр, гөмбәчекләр һәм зарарлы микроорганизмнарны юкка чыгару өчен кирәк бу. Савытка аны 4 сантиметр калынлыкта тутырырга һәм, бүртсен өчен өстенә җылы су агызыгыз. Аерым савытка бераз гына пычкы чүбе, су салыгыз. Монысы орлыкларны күмү өчен кирәк. Шуннан теге савытка орлыкларны чәчеп, агач чүбе белән күмәргә кирәк. Тишелеп чыкканчы, полиэтилен белән каплап тотарга кирәк. Су сибеп торыгыз. Кыярны, өч яфраклы булуга, туфракка күчереп утыртыгыз.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас