+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 апрель 2023, 12:59

Халык һәрвакыт хәбәрдар булсын өчен

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә узган Хөкүмәт утырышы кысаларында республиканың үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасына эксплуатация-техник хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләсе каралды.

Халык һәрвакыт хәбәрдар булсын өченХалык һәрвакыт хәбәрдар булсын өчен
Халык һәрвакыт хәбәрдар булсын өчен

- 2021 елда Башкортстан Республикасының үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасын модернизацияләү тәмамланды. Бөтен системаны модернизацияләүгә 357 миллион сум тотынылды. Ике ел инде без модернизацияләнгән системаны файдаланабыз, шул исәптән аны халыкка мәгълүмат бирү өчен дә кулланабыз, - диде Андрей Назаров.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләп үткәнчә, ел саен мондый мәгълүматларның саны 150 тапкырдан артык тәшкил итә. Шулай ук модернизацияләнгән система ярдәмендә елына 300 тапкыр урындагы үзидарә органнарына уңайсыз метеошартлар турында мәгълүмат җиткерелә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас