

Баймактан Бөек Ватан сугышы ветераны Гайзулла Аблюзин сугышчыларның берсен махсус хәрби операция зонасына озатучылар арасында булган. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битләрендә Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Фәрит Моратов язган.
"Шундый символик момент: Гайзулла агай да, иптәшебез кебек үк, 17 яшендә үз теләге белән сугышка киткән. Без ветераныбыз белән горурланабыз, ә якташыбызга Җиңү белән сау-сәламәт әйләнеп кайтуын телибез", - диелә текстта.
Фото: bv02.info