+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 апрель 2023, 10:05

Коры үләнне яндырмагыз!

Узган атнада республикада 137 гектардан артык мәйданда коры үлән януның 164 очрагы теркәлде, дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.

Коры үләнне яндырмагыз!Коры үләнне яндырмагыз!
Коры үләнне яндырмагыз!
Моннан тыш, дүрт урман янгыны теркәлгән. Янгын чыганаклары Баймак, Благовар, Чишмә һәм Учалы районнарында табылган. Ут колачлаган җирләрнең гомум мәйданы 9 гектардан артык тәшкил итә.

Шул ук вакытта, республикада җиде көндә 406 техноген янгын теркәлгән, 31 кеше коткарылган, 9 кеше һәлак булган.

17 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелде, ул авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территорияләрдә, запастагы җирләрдә, юллар буенда, елга һәм күл зоналарында, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә, бакчачылык ширкәтләрендә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда учаклар ягуны, янгын куркынычлы эшләрне үткәрүне тыйды. Гражданнарга, хезмәт эшчәнлеге урман массивларында булу белән бәйле булган кешеләрдән тыш. урманнарга бару чикләгәнде.

Киңәшмәдә май бәйрәмнәрендә янгын хәвефсезлеге таләпләрен аеруча нык үтәргә кушылды.

фото: mgazeta.com

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас