+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Апреля 2023, 13:10

Уфа "Җиңү паровоз"ын каршы алачак

29 апрельдә 11: 00 сәгатьтә Уфа тимер юл вокзалының беренче платформасында «Җиңү паровозы»н тантаналы каршы алу узачак.

Уфа "Җиңү паровоз"ын каршы алачакУфа "Җиңү паровоз"ын каршы алачак
Уфа "Җиңү паровоз"ын каршы алачак


Поезд составы башында сугыш еллары формасындагы Локомотив бригадасы идарәсе астында бәйрәмчә бизәлгән «Лебедянка» паровозы тора.
Поездга шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника белән платформалар һәм «Үлемсез полк» пассажир вагоны кертелгән.

Поездны тантаналы каршы алуда Куйбышев тимер юлы җитәкчеләре, Башкортстан Республикасы һәм Уфа шәһәре хакимият органнары вәкилләре, ветераннар, тимер юлчылар һәм аларның гаилә әгъзалары, тимер юл техникумы укучылары, шәһәр халкы һәм пассажирлар катнашачак.

Чараның барлык кунаклары уникаль хәрби экспонатлар белән фотога төшә, 1945 елгы атмосфераны яңартучы реконструкциядә - фронттан кайтучы солдатларның очрашуында һәм республика халык иҗаты үзәгенең иң яхшы иҗат коллективлары белән бәйрәм концертында катнаша алачак.

Белешмә өчен телефоннар: (347)229-15-84 яки 8-937-493-00-47, e-mail: ncos_HabibovaLR@kbsh.rzd.ru

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас