+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 апрель 2023, 13:54

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Башкортстан синоптиклары якын көннәргә үз фаразларын белдерде.

Ялларда нинди һава торышы көтелә?Ялларда нинди һава торышы көтелә?
Ялларда нинди һава торышы көтелә?
"Башгидрометүзәк" синоптиклары якындагы өч көндә республикада һава торышына фаразларын белдерде.

Бүген, 27 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Көнбатыштан җил уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы +18, +23 градус булуы көтелә.

Иртәгә, 28 апрельдә, яңгырлар көтелми. Көнбатыштан җил уртача тизлектә исәчәк. Кайбер районнарда көчле җил булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4, +9, урыны белән -1, көндез +18, +23 градус булачак.

29 апрельдә дә һава торышы үзгәрмәячәк диярлек. Төнлә һава температурасы +4, +9, көндез + 20, +25 градус булуы көтелә.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас