+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 апрель 2023, 09:10

"Сез һәрвакыт әзер!"

Бүген, Русия янгын күзәтчелеге көне алдыннан, Баймакның үзәк мәйданында ведомствоның күренекле хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

"Сез һәрвакыт әзер!""Сез һәрвакыт әзер!"
"Сез һәрвакыт әзер!"
"Анда катнашучыларны беренче булып Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев котлады", - дип яза "Баймак хәбәрләре".

- Ветераннарыбыз башлаган традицияләр безнең подразделениеләрдә яшәвен дәвам итә. Әлеге вакытта янгын күзәтчелеге ― универсаль орган, ул янгынны сүндергәндә генә түгел, су басуга каршы торганда, урман янгыннарын сүндергәндә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларны коткарганда да ярдәмгә килергә әзер. Хәзер безнең хезмәткәрләр - гражданнарыбызны саклаучы һәм коткаручы универсаль солдатлар, - диде ул.

Аннары хезмәттәшләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең 15нче "ПСО" бүлекчәсе начальнигы Денис Пинашин котлады.

― Сезне һөнәри бәйрәмегез - Русия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм. Сез һәрвакыт әзер! Баймак районы территориясендәге иминлек сезнең эшкә тугры мөнәсәбәтегезгә, янгынга каршы көрәшү һәм экстремаль шартларда эш итү осталыгыгызга бәйле, ― диде ул.

Катнашучылар аеруча яхшы эшләгән хезмәткәрләргә ведомство бүләкләрен һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: "Баймак хәбәрләре"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас