+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 апрель 2023, 07:39

Башкортстанга яңгырлар килә..

Яңгырны кайчан көтәргә?

Башкортстанга яңгырлар килә..Башкортстанга яңгырлар килә..
Башкортстанга яңгырлар килә..

Башкортстанда аяз һава торышы бераз яңгырлар белән алышыначак. Алдагы ике көнгә фаразны "Башгидрометүзәк" синоптиклары әзерләде.

Бүген, 30 апрельдә яңгырлар көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән кискен җил дә көтелә. Һава температурасы көндез +21,+26 градус тәшкил итәчәк.

Ай башында, 1 майда, республиканың төньяк районнарына бераз яңгыр ява башлаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +7,+12, көндез +21,+26 градус булачак.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас