+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 апрель 2023, 08:40

Майда пенсия нинди көннәрдә киләчәк?

Мәгълүм булуынча, бөтен ил буйлап бәйрәм көннәрендә пенсияләр тапшыру графигы үзгәрә.

Майда пенсия нинди көннәрдә киләчәк?Майда пенсия нинди көннәрдә киләчәк?
Майда пенсия нинди көннәрдә киләчәк?

Агымдагы елда 1, 8, 9 май бәйрәм көннәренә туры килә, ә 6-7 май – атнаның гади ял көннәре. Шул сәбәпле пенсионерларга пенсия тарату графигы бераз үзгәрә.

Пенсия алу көннәре шушы даталарга туры килгән кешеләр аларны алдарак алачак. Мәсәлән, пенсияләрен 1 майда алырга тиешле кешеләргә акча 28 апрельдә үк таратылган.

График буенча пенсияләрен 6, 7, 8 һәм 9 майда алучыларга акча, шулай ук алданрак, 5 майда таратылачак. Ә инде пенсияләрен 2-5 май аралыгында алучыларга акча үз көннәрендә киләчәк.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас