

Уфада 14 яшьлек Арина Дәүләтованы эзлиләр.
“БаРС” эзләү отряды волонтерларыннан билгеле булганча, ул 1 майда йөреп керергә өйдән дип чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Мәктәп укучысының билгеләре: буе 157 сантиметр, какча гәүдәле, чәчләре кара-кучкыл, күзләре коңгырт төстә.
Ул кызгылт-сары футболка, зәңгәр джинсы чалбар һәм соры кроссовкалар кигән була.
Аринаның кайда булуы турында белүчеләр булса, 8(937)3-102-112 яки 112 номерлары буенча шалтыратуны сорыйлар.
Фото:ДПСО "БаРС"