+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Май 2023, 07:40

Грантларга гариза язып калыгыз!

Бүген яшьләр сәясәте өлкәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар конкурсы старт алды.

Грантларга гариза язып калыгыз!Грантларга гариза язып калыгыз!
Грантларга гариза язып калыгыз!


Конкурста 1 елдан артык юридик берәмлек статусына ия булган коммерция карамагында булмаган оешмалар катнаша ала.
Конкурска яшьләр сәясәте өлкәсендәге түбәндәге проектлар тәкъдим ителергә мөмкин: "Яшьләр хәрәкәте", "Вакыйгаларны оештыру", "Профессионализм", "Профилактика", "Мин - граждан", "АртГрант", "Медиа", "Волонтерлык", "Белем".
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2023 елның 2-31 маенда урындагы вакыт буенча 17.00 сәгатьтә грантыглавы102.рф. сайтында кабул ителәчәк.
Бер проектка грантның максималь күләме 2 миллион сум тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру вакыты 2023 елның 1 октябреннән дә иртәрәк башланмаска һәм 2024 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас