+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Май 2023, 04:29

Кыялар игътибарсызлыкны кичерми

Күптән түгел Белоретта яшәгән үсмер кыядан егылып төшеп үлгән иде. Инде Нуриманда һәлакәт булган.

Кыялар игътибарсызлыкны кичермиКыялар игътибарсызлыкны кичерми
Кыялар игътибарсызлыкны кичерми

Нуриман районының Павловка авылында бер ир-егет кыядан егылып төшкән.

Башкортстанның иң популяр урыннарының берсен күрергә дип турист Нижневартовскидан килгән булган. Ирнең 4 метр биеклектән ялгыш ычкынып төшеп китүе ачыкланган. Альпинистлар җиһазлары ярдәмендә коткаручылар зыян күрүчене алып, якыннарына тапшырганнар.

Башкортстанда тау-кыялар искиткеч матур, әмма алар хәвефле дә була ала. Үзегезне саклагыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас