+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2023, 14:55

Юлда янә үлем....

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтләре Авыргазы һәм Туймазы районнарында булган.

Юлда янә үлем....
Юлда янә үлем....
Башкортстанда ике юл-транспорт һәлакәтендә ике водитель һәлак булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Кич белән Туймазы районының Константиновка авылында «Лифан» автомобиленең 67 яшьлек шоферы борылышта юл читенә чыгып очкан. Юл-транспорт һәлакәтендә водитель урында ук һәлак булган. Ир-егетнең җиде капчык арпа ташыганы билгеле. Беренчел мәгълүматларга караганда, артык йөкләнеш һәм тизлекнең әлеге участокка туры килмәве үлемгә китерүче авариянең сәбәпләре булырга мөмкин.

Авыргазы районында Толбазы-Красноусол юлының 9нчы километрында 70 яшьлек Стәрлетамак кешесе «Лада Гранта» руле артында борылышта юл билгесенә бәрелгән, аның машинасы юл читенә тәгәрәгән. Юл-транспорт һәлакәтендә хәвефсезлек каешын эләктермәгән водитель ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ирнең сәламәтлеге белән проблемалар булган. Руль артында аның хәле начарланган дип фаразлана. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Юл-транспорт һәлакәтләре фактлары буенча тикшерүләр үткәрелә.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: