

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә башкалада төзелгән хосписның тиздән ачылачагы турында хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе 20 майда төзүчеләр объекттан китәчәген әйтте. Шуннан соң документлар әзерләү башланачак. Беренче пациентларны учреждение июнь ахырында – июльнең беренче яртысында кабул итәргә тиеш.
Узган атнада социаль челтәрләрдә Башкортстан халкыннан килгән шикаятьләр саны буенча төзекләндерү темасы лидер булган, мондый мөрәҗәгатьләр саны 10га кимеп, 1021 тәшкил иткән. Бу хакта киңәшмәдә төбәк Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр итте.
Теркәлгән мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында — юллар темасы (707 мөрәҗәгать). Лидерлар өчлеген торак-коммуналь хуҗалык темасы тәмамлый (470 мөрәҗәгать). Җәмәгать транспорты эшенә бәйле мөрәҗәгатьләр арткан (388 мөрәҗәгать, бу аннан алдагы атнадагы күрсәткечтән 216га күбрәк).
Елена Прочаковская сүзләренчә, бу шәхси ташучының Иглин һәм Таутөмәннән Уфага пассажирлар йөртүдән баш тартуы белән бәйле. Башкортстан Башлыгы республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына “Уфа – Таутөмән” маршрутын хезмәтләндерүдән баш тарткан шәхси ташучыны судка бирергә кушты. “Ул, минем аңлавымча, канны күп эчте. Әгәр үз йөкләмәләрен бозган икән, димәк, судка бирергә һәм җаваплылыкка тарттырырга кирәк. Без вакытында үз ихтыярыбызны күрсәттек, бизнесны безнең шартларда, кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләргә чакырдык. Кемдер ишетте һәм яхшы эшли, ә кемдер ишетмәде”, — дип аңлатма бирде Радий Хәбиров.
Башкортстанда башкорт ирекле мотоукчылар полкын формалаштыру өстендә эш дәвам итә. Радий Хәбиров аны формалаштыру мәсьә-ләләре Русия оборона министрының беренче урынбасары Руслан Цаликовның республикага сәфәре вакытында тикшерелүен билгеләп үтте. Полкта 2 меңләп кеше хезмәт итәчәк. Болар — берничә батальон, артдивизия, медицина хезмәте, танк, артиллерия бүлекчәләре.
Әйткәндәй, Руслан Цаликов Чишмә районындагы “Патриот” паркына иң югары бәя бирде. “Көз көне без паркның икенче чиратын тапшырырга тиеш, мин Оборона министрлыгыннан кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклекне ачыклауны сорадым. Без, шулай ук, акрынлап “Патриот” паркы филиалларын үстерәчәкбез. Бу мәсьәләдә ашыкмаска кирәк”, — диде Радий Хәбиров. “Патриот” паркы филиаллары Баймак, Кыйгы һәм Авыргазы районнарында барлыкка килергә мөмкин.
Башкортстанда аномаль эсселек һәм коры һава торышы сәбәпле, янгыннар белән хәл катлаулы булып кала. Оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров хәбәр итүенчә, бер атна эчендә республикада 14 урман янгыны теркәлгән. Ут республиканың 11 районы территориясендә яшеллекне юк иткән. Моннан тыш, Башкортстанда коры үлән януның 161 очрагы теркәлгән.
Элегрәк 15 майга кадәр Башкортстанда гражданнарның урманнарда булуына чикләүләр гамәлдә булуы турында язган идек. Хокук бозучыларга 50 мең сумга кадәр штраф яный. Республиканың Мәләвез һәм Стәрлетамак районнарында иң югары янгын хәвефе классы игълан ителде. Радий Хәбиров барлык җаваплы ведомстволарга һәм муниципалитет башлыкларына янгыннар белән бәйле хәлне даими контрольдә тотарга кушты.
“Янгын хәвефе янаган чор авыр булыр кебек. Чөнки явым-төшем юк. Май әле башланып кына торса да, урамда җәйгечә җылы. Һәрвакыт штаб режимында булырга кирәк. Муниципалитет башлыкларына тагын бер тапкыр әйтәм, сездә минем телефон номерым бар. Тревога күтәрегез, янгынны бәлки, хәтта артык көчләрне ташлап, сүндерү яхшырак. Иң мөһиме, без уяу булырга тиеш”, — диде төбәк Башлыгы.
Республика юлларындагы юл билгеләре 15 июльгә яңартылачак. Бу хакта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов игълан итте. Радий Хәбиров ассызыклавынча, һава шартлары эшне башкарырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә ул нәтиҗәле оештырылырга тиеш.
“Уфада 12 июньгә билгеләр шәһәрнең үзәк өлешендә барлыкка килергә тиеш, ә 15 июльгә полосалар һәм җәяүлеләр кичүләре яңартылачак”, — дип вәгъдә итте башкала хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Кожевников. Уфада урам-юл челтәренең 130 участогында 150 мең квадрат метр юл билгеләре ясарга планлаштыралар. Юлларда хәрәкәт итүне кыенлаштырмас өчен эш төнлә алып барылачак.
29 апрельдә бөтен республика буенча узган “Яшел Башкортстан” акциясендә төбәкнең 70 мең кешесе катнашты. Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Юрий Палтусов билгеләп үтүенчә, алар 110 мең төп агач һәм куак, шул исәптән 2,5 метрдан биегрәк 18 мең төп агач утырткан. Моннан тыш, Әбҗәлил, Баймак, Бакалы, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Дүртөйле, Күгәрчен, Кушнаренко, Илеш, Мәчетле һәм Стәрлебаш районнары, шулай ук Стәрлетамак шәһәре территориясендә 74 яңа тематик аллея оештырылган.
Шулай ук СВО зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булганнар хөрмәтенә “Хәтер”, “Батырлык” һәм “Патриотлар” аллеялары барлыкка килгән. Яшелләндерү белән республикага ялга кайткан яугирләр үзләре дә шөгыльләнгән. 26-28 майда Уфаның Совет мәйданында, Совет, Пушкин һәм Ленин урамнары буйлап “Китап бәйрәме” Халыкара китап ярминкәсе үтәчәк. “Безнең бурыч — барлык яшь төркемнәре өчен китап ярминкәсенә баруны кызыклы итү”, — дип белдерде киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. Һәр кичне Дмитрий Дюжев, Даниил Спиваковский, Дарья Мороз катнашлыгында “Йолдызлар белән китап уку” уздыру каралган. Алар урыс классикасы әсәрләре буенча моноспектакльләр тәкъдим итәчәк. Көндезге программаның мөһим вакыйгасы булып Владимир Мединский, Михаил Лабковский, Татьяна Устинова, Кирилл Крок, Денис Мацуев, шулай ук, танылган башкорт язучылары катнашлыгында китаплар презентациясе белән очрашулар циклы булачак.
“Укырга вакыт” кичке программасына бизнес вәкилләре, башкарма власть органнары җитәкчеләре, блогерлар чакырылачак. Китап ярминкәсендә, аерым алганда, Дагстан, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Татарстан республикаларының — дәүләт, шулай ук Санкт-Петербургның, Иваново өлкәсенең, Казанның һәм башка шәһәрләрнең шәхси нәшриятлары катнашачак. Аерым катнашучылар Якын чит илләрне (Белоруссия, Абхазия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан) тәкъдим итәчәк.