+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Май 2023, 04:31

“Сатирик-патриот кына шулай яза ала!”

Мәскәүдә Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган шигърият кичәсе үткәрде.

“Сатирик-патриот кына шулай яза ала!”“Сатирик-патриот кына шулай яза ала!”
“Сатирик-патриот кына шулай яза ала!”
Башкортстанның халык язучысы, атаклы сатирик һәм юморист Мар. Сәлим Мәскәүдә Русия халыклары йортында патриотик шигърият кичәсе үткәрде. Аны Русия башкортларының федераль милли-мәдәни автономиясе (башкаручы директоры Искәндәр Юлдашев) ярдәме белән “Сәсән” иҗади берләшмәсе (җитәкчесе Әлфия Агеева) оештырды.

– Сатира-юмор – бик катлаулы һәм авыр жанр, ләкин Марсель Сәлимов иң четерекле чорда да үзенең үткер сүзе, кыю фикере белән укучыларының йөрәгенә үтеп керә, – диде Русия Язучылар берлегенең милли әдәбиятлар буенча советы рәисе, күренекле урыс шагыйре һәм язучысы, запастагы полковник Валерий Латынин. Ул Мар. Сәлимнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган милли шигърият антологиясенә кергән “Культуралы яудашларга” дип аталган шигырен укыды да азактан әйтеп куйды: “Болай дип чын сатирик-патриот кына яза ала!”

Әйткәндәй, бу шигырь басылган “Кызыл таң” гәзите Донбасска җибәрелгән иде.

– Марсель Шәйнур улының иҗаты белән күптән танышмын. Ул бит утыз ел буена “Һәнәк” журналын җитәкләгән башкорт совет сатирасының легендасы, “Крокодил”ның штаттан тыш хәбәрчесе һәм даими авторы, “Литературная Россия” һәм “Литературная газета” лауреаты, бер үк вакытта “Русиянең алтын каләме” дә (журналистлар премиясе), “Русьның алтын каләме” дә (язучылар премиясе). Әсәрләре иллеләп телгә тәрҗемә ителеп, күп илләрдә басылган бу язучы хәзерге Русия сатира-юморын дөньякүләм киң­лекләргә алып чыкты, – диде Русия Мәдәният хезмәткәрләре бер­легенең Мәскәү бүлекчәсе идарәсе рәисе, театр һәм кино актёры, язучы һәм журналист Константин Спасский. – Былтыргы иҗади казанышлары өчен Марсель Сә­лимовны ел башында Пётр I медале белән бүләкләдек.

– Ә без ару-талу белмәгән тынгысыз иҗади шәхескә хәзер Михаил Булгаков медален тапшырабыз! – Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары милли агентлыгы җитәкчесе Никита Митрохин шулай диде дә Мар. Сәлимнең күкрәгенә Урыс әдәби үзәгенең медален такты.

Русия халыклары йортының күркәм залында “Сәсән” иҗади берләшмәсе солистлары Луиза һәм Арсен Кәримовлар башкаруында Мәскәү композиторлары Земфира Баймурзина һәм Әлфия Агееваның Мар. Сәлим шигырь­ләренә язылган патриотик җырлары яңгырады. Башкаланың танылган шагыйрь һәм язучылары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре легендар сатири­гыбызның иҗатын югары бәһалап, аның шигырьләрен укыды, матур сүзләр әйтте. Әмма юморист һаман юмористлыгын итте:

– Җитте, җитте, дусларым, артык мактап ташламагыз! – дип аларны туктатты. – Әле бит юбилей түгел, репетиция генә. Болай булгач, алдагы елда үземнең юбилей кичәсенә килми калмам инде, шәт!

Борис ИВАНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас