+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Май 2023, 10:10

-5 градуска кадәр суытачак...

Утырткан бәрәңгеләр генә туңмаса инде...

-5 градуска кадәр суытачак...-5 градуска кадәр суытачак...
-5 градуска кадәр суытачак...
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын һава торышының начарлануы турында кисәтә. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 11 майда кайбер районнарда -5 градуска кадәр суыту көтелә.

Башкортстанның көньяк районнарында гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак. Әгәр дә сез урманда янгын тапсагыз, аның турында урманнарны саклау органнарына, урындагы хакимияткә яки полициягә хәбәр итегез һәм куркыныч зонадан чыгыгыз.

Уттан аның таралу юнәлешеннән елга яки юл ягына диагональ буенча китәргә кирәк.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас