Әтисе аны балачактан җәберли, әнисе белән икесен бергә идәнгә салып тукмый. Ике яшендә ул аны чүплеккә илтеп ташлый, ә 6 яшендә ул бер атна салкын базда тора. Анда, чи бәрәңгедән башка. берни дә булмый.
Ә бер көнне әтисе резина кайната һәм аны 12 яшьлек улының битенә коя. Шул хәлендә ул малайны урманга алып барып ташлый. Малай шунда үләргә тиеш була. Әмма аны мәрхәмәтле кешеләр табып ала һәм дәваханәгә алып барып җиткерә. Ә анда инде малайга үләргә ирек бирмиләр.
Дәваханәдән соң Виталий психоневрологик интернат-йортта яши, анда ул беренче тапкыр гашыйк була. Сөйгәне Еленаның ишетү сәләте белән проблемалары бар. Әмма ул Виталий белән иркен аралаша, алар еш кына урамда йөри, кыз егетен тренировкаларга озата бара - Виталий армрестлинг белән шөгыльләнә. Яшьләр гаилә корып, балалар үстерү турында хыяллана.
Виталийның барлык курыкканы - аның кайдалыгын әле дә исән әтисе белүе. Чөнки аның битенә кайнар резина койганы еш кына төшенә кереп уята...