+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Май 2023, 05:45

14 яшьтә балага узучылар арткан

Былтыр Башкортстанда 15 яшькә дә җитмәгән 90 кыз балага узган. Ә аннан алдагы елда - 2 булган.

14 яшьтә балага узучылар арткан14 яшьтә балага узучылар арткан
14 яшьтә балага узучылар арткан

Бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 45 тапкыр күбрәк. Ул елда шундый ике очрак кына теркәлгән. Бу хакта 11 майда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы хисабына сылтама белән UfaTime.ru басмасы хәбәр итте.

Узган ел республикада 15-18 яшьлек 438 кызның йөкле булуы расланган. 2021 елда андыйлар азрак иде – 293.

Гомумән алганда, Русия буенча 2022 елда 11 524 йөкле үсмер бала теркәлгән: 15 яшькә кадәр - 344 кыз һәм 15 яшьтән 18 яшькә кадәр - 11 180.

Фото: krasivoe-foto.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас