+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2023, 19:55

Хәрби җыенга кемнәрне чакырмаячаклар?

Хәрби җыенга чакыруга нинди авыруларның киртә булуы билгеле булды.

Хәрби җыенга кемнәрне чакырмаячаклар?
Хәрби җыенга кемнәрне чакырмаячаклар?

Хәрби җыеннарга А, Б һәм В категорияле резервчылар чакырылачак. Әгәр гражданның Г категориясе булса, ул 6 айга чакырудан вакытлыча азат ителә.

"Д" категориясендә граждан бөтенләй чакырылмый һәм запастан чыгарыла.

Берничә ел элек «годен» билгесе алган кешеләр соңарак төрле авыруларга ия булуы мөмкин. Шуңа күрә чакыру алдыннан медицина комиссиясе үтәргә кирәк.

Түбәндә гражданны хәрби җыеннарга чакырудан азат ителәчәк авырулар исемлеге китерелә:

йогышлы һәм паразитик авырулар:

төрле шешләр;

кан, эндокрин системасы авырулары һәм матдәләр алмашу бозылу;

психика, нерв системасы авырулары;

күз һәм аның ярдәмче органнары авырулары, ике колакка да саңгыраулык, саңгырау-телсезлек;

имгәнү, агулану һәм тышкы факторларның башка йогынтысы;

йөрәк-кан тамырлары авырулары, ашкайнату органнары авырулары;

хроник бөер авыруы;

тире авырулары.

Хәрби хезмәткә чакырудан вакытлыча азат итүне җитәрлек авырлыгы булмаган яки артык авырлыгы булган, шулай ук яссы табанлы яки башка аяк деформацияләре булган гражданнар алала.

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: