– Узган ел республика халкы ихтыяҗлары өчен 750 мең кубометрдан артык агач бирелде, шуның яртысы - торак төзелешенә, бу 4 меңнән артык граждан өчен. 2022 елда йорт төзү өчен 224 янгыннан зыян күрүче һәм 936 өстенлекле хокукы булган гаилә агач алган, – диде Андрей Назаров.
Шулай ук республика Премьер-министры махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чараларына да игътибар юнәлтте. Төбәкнең урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов үткәрелгән эшләр турында тулырак сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, һәр гаиләнең 25 елга бер тапкыр 110 кубометрга кадәр шәхси торак йорт төзү өчен агач алу хокукы бар. Моннан тыш, агач торак йортны ремонтлау, йорт яны корылмаларын төзү һәм ремонтлау һәм җылыту өчен бирелә.
Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, янгыннан зыян күрүчеләргә чираттан тыш агач хәзерләү хокукы бирелә, ә шәхси торак төзелеше өчен түләүсез бирелгән җир кишәрлекләренә ия гражданнар, шулай ук инвалид балигъ булмаган балалары яки өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары һәм урман тармагының яшь белгечләре өстенлекле хокукка ия.
Ведомство җитәкчесе республика Урман хуҗалыгы министрлыгының махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә күрсәткән ярдәм чаралары турында сөйләде. Мондый гаиләләр, үзләре утын хәзерләгән очракта, агачны билгеләнгән бәянең 10 процентына алуга хокуклы. Марат Шәрәфетдинов ассызыклаганча, Башкортстан Республикасы Русиядә беренчеләрдән булып әлеге норманы законга керткән. Бу максатларга 615 гаилә өчен 6 мең кубометр бүленгән инде.
Шулай ук һәлак булган яугирләрнең гаиләләре корылмалар төзү өчен агач хәзерләүнең өстенлекле хокукын ала. Министрлар Кабинеты башлыгы республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына, Матбугат һәм киңмәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә, халыкка үз ихтыяҗлары өчен агач бүлеп бирү турында мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә, шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты.