+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2023, 09:40

Йолдыз авылында сәер хәлләр булган

Янгын өермәсе кайбер өйләрнең капка төбендә туктаган, кайберләрен урап узган.

Йолдыз авылында сәер хәлләр булган
Йолдыз авылында сәер хәлләр булган

Курган өлкәсендә чыккан табигый янгыннар вакытында төбәктәге иң зур һәм бай татар авылының тулысынча диярлек (370 йортның 280е) янып бетүе турында язган идек.

Мондагы мистик хәлләр турында шул авылда туып үскән, хәзер «Санкт-Петербург опера» театрының әйдәп баручы солисты Ярамир Низаметдинов «БИЗНЕСLLINE» басмасына болай сөйләгән: "Минем әти-әнием исән, безнең йорт та зыян күрмәде. Янгын сәер генә безне үтеп китте, моны берничек тә аңлатып булмый - мистика! Мәсәлән, безнең урам тулысынча сакланган. Искәртеп үтәм, анда иске агач мәчет тора. Яңа мәчет тә янмаган. Хуҗалык белән йорт тулысынча янып беткән, ә машина ишегалды уртасында торган һәм янмаган очрак та бар».

Тенор туган ягында хәлнең авыр булуын билгеләп үтә. Кешеләрне исән калган клубка һәм мәктәпкә урнаштыралар, кайберләрен күрше авылга җибәрәләр. Җыелган акчага алар өчен азык-төлек һәм киемнәр генә түгел, ә шулай ук караватлар, юрганнар, душ кабиналары сатып алалар. Җырчы сүзләренчә, Санкт-Петербургта яшәүче татар бизнесменнары да зыян күрүчеләргә акча җибәрә башлаган. Ул үзе, тыгыз график аркасында, Йолдызга кайта алмый. Әмма җәйге ялга кайткач, якын-тирә шәһәрләрдә хәйрия концертлары уздырырга һәм кергән акчаны авылны тергезүгә бирергә планлаштыра.

"Йолдызда төзекләнергә әзер кешеләр бар. Анда яшәмәячәкләрен әйтүчеләр дә. Алар "Йолдыз юк инде", - диләр. Андый кешеләрне аңламыйм. Шулай да 90 йорт сакланып калган, кешеләр исән, мәктәп, клуб, авыл советы калган. Авыл әле яши. Авылны тергезү максаты бар, - дип сөйли Низаметдинов. - Татарларның берләшүе бик әйбәт. Милләт өчен горурмын".

Башкортстанда мондый ярдәмне Уфаның "Ихлас" мәчетендә оештыралар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: