+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Май 2023, 01:40

Уфа уртасында — чокыр...

Республикага идарә итү үзәге ярдәме белән Минһаҗев урамындагы юл төзекләндерелгән.

Уфа уртасында — чокыр...Уфа уртасында — чокыр...
Уфа уртасында — чокыр...

Бу көннәрдә Башкортстанга идарә итү үзәге юллардагы чокырларга зарланган мөрәҗәгатьләрне аеруча еш терки. Мәсәлән, башкаланың Надежда Ковшова урамы буенча Юрий Гагарин урамы белән киселешкә кадәр юлдагы чокырларны ремонтлау таләп ителә — мондый мөрәҗәгатьне уфалыларның берсе “Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасында калдырган.

Әлеге үтенечне ЦУР мәгълүмат системалары теркәгәч, проблеманы хәл итүгә Октябрь районы хакимияте кушыла. Берничә көннән соң коммуналь хезмәткәрләр юлдагы чокырларны ямаган.

Ә Менделеев урамындагы 215нче йортта яшәүче кеше подъезд янындагы чокырны ямауны сораган. Башкортстан ЦУРы мөрәҗәгатьне Октябрь районы хакимиятенә юллый. Коммуналь хезмәтләр чокырны асфальтлый. Гомумән алганда, бер атна эчендә республика халкыннан юллар темасына 678 мө­рәҗәгать алынган.

Уфада Конституция урамындагы 12нче йорт ихатасында ватылган асфальт өелеп ятуы турында социаль челтәрләрдә шунда яшәүче­ләрнең берсе язган. Аның сүзләренчә, бу машина куярга комачаулаган. Шикаять Орджоникидзе районы хакимия­тенә тапшырыла. Берничә көннән соң “БашРТС” хез­мәткәрләре бу урынны асфальттан чистартып, тәртип урнаштырган.

Ә Туймазы шәһәрендә яшәүче ханым Октябрь мәйданы янындагы җәяүлеләр юлында җир җимерелүенә игътибар иткән һәм үзенең шикаятен социаль челтәр­ләрдәге бер пост астында калдырган. “Инцидент-менеджмент” мөрәҗәгатьне тоткач, аны Туймазы районы хакимияте эшкә ала. Ачыклануынча, юл түшәмәсе Октябрь мәйданындагы фонтанга кадәр суүткәргеч салу вакытында деформацияләнгән. Әлеге мөрәҗәгатьтән соң проблемага игътибар итәләр һәм юл түшәмәсе тергезелә.

Апрель ахырында “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы Октябрьский шә­һәрендә яшәүчеләрдән ике хәбәр теркәгән. “Звездный” паркына килүчеләр ком тавыннан чыгып торган арматураны алып ташлауны һәм балалар мәйданчыгындагы таганнарны беркетүне сораган. Шәһәр хакимияте хез­мәткәрләре эшләрне оператив башкарган.

Юл өстеннән чыгып торган люклар һәм алар тирәсендә чүп-чар җыела торган чокырлар — Уфаның Караидел урамындагы 6/1нче йорт янындагы хәл бу. Социаль чел­тәрләрдә бу темага шикаятьне шәһәрдә яшәүче­ләрнең берсе калдырган. “Без Киров районы хакимиятендәге коллегаларыбыз белән сөй­ләштек, ә алар Караидел урамын карап-тотучы “Радио микрорайоны” идарәче компаниясе белән элемтәгә керде. Проблема хәл ителде — идарәче компания көче белән люклар тирә­сендәге бушлыкларга бетон тутырылды”, — дип язалар ЦУРдан.

Һәм ачык люкка бәйле тагын бер мөрәҗәгать. Дуван районының Мәсәгуть мәктәбе янындагы тукталыштагы ачык кое турында социаль чел­тәрләрдә битараф булмаган хатын-кыз язган. Хәбәрне Республикага идарә итү үзәгенең системалары теркәгән, ә Дуван районы хакимияте хез­мәткәрләре проблеманы хәл итү белән шөгыльләнгән.

Чыннан да, тукталыш янында ачык кое булуы ачыкланган. Ә бит көн дә бу тукталышта күпме бала транспорт көтә! Бу кое шәхси булып чыккан. “Дуванводоканал” предприятиесе аны тәртипкә китергән, чөнки хәвефсезлек беренче чиратта булырга тиеш. Хәзер кое капланган. Әлеге предприятие халыкка люклар өчен беренче чиратта аларның хуҗалары җаваплы икәнен искәрткән.

Уфаның Минһаҗев урамындагы 54нче йорт янындагы чокырлы юлларга социаль челтәрләрдә Уфада яшәүче­ләрнең берсе зарланган. Аның сүзләренчә, юл белән бәйле проблемалар аркасында бу урында аварияләр еш тер­кәлгән, хәрәкәт акрынайган, бу исә тыгыннарга китергән. Үтенечне Башкортстанга идарә итү үзәге системалары 27 апрельдә теркәгән.

Ачыклануынча, Уфаның Киров районы хакимияте монда юлны ремонтлауны планлаштырган булган инде. 1 майда район коммуналь хезмәт­кәрләре Минһаҗев урамындагы юл участогын ремонтлаган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас