+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Мая 2023, 11:23

Янгында бер кешене югалттык...

Башкортстанда янгында бер ир-егет һәлак булган. Фаҗига 11 май кичендә Белоретта булган, дип хәбәр иткән "Башинформ" агентлыгына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Янгында бер кешене югалттык...Янгында бер кешене югалттык...
Янгында бер кешене югалттык...
"Хәбәр килгәчтән үк урынга шунда ук Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре һәм чаралары һәм башка ашыгыч хезмәтләр килде. Беренче янгын сүндерү подразделениесе килгәч, 6×7 метр зурлыктагы агач йорт һәм 6×3 метрлы янкорма януы ачыкланган. Янгын тиз вакытта сүндерелгән.

Кызганычка каршы, янгын урынын тикшерү барышында 1969 елда туган ирнең гәүдәсе табылган", - дип белдерделәр ведомствода.

Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм тикшерүчесе эшли.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас