Туристлар агымы күләме буенча төбәк Идел буе федераль округында өченче урында һәм Русия буенча 12нче урында тора. Быел республикага 412 мең сәфәр теркәлгән дә инде. 2022 елдагы белән чагыштырганда, туроператорлар саны да 20 процентка арткан. Алар Башкортстан буенча 1 750 маршрут буенча сәяхәтләрнең бай исемлеген әзерләгән. Дәвалау-рекреацион, экскурсия һәм спорт туризмы популяр юнәлешләр булып кала. Рөстәм Афзалов сүзләренчә, актив ял итүнең яңа төрләре дә үсеш ала.
- Гастрономия туризмы, этно һәм агротуризм үсеш алалар, - дип хәбәр итте министр. - Зур локацияләргә өстәмә булып кечкенә шәһәрләргә һәм авылларга, дини изге урыннарга бару тора. Туристлык әйләнешенә тарихи мирас объектларын җәлеп итүгә зур игътибар бирәбез.
Быел Башкортстанда туристларның өстәмә агымын җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче чаралар календаре төзелгән. 77 фестиваль, форум һәм милли бәйрәмнәрнең 56сы җәйге сезонга планлаштырылган.
- Комплекслы тырышлык белән без Башкортстанны Русия һәм чит илләр халкы өчен ачабыз. Барлык якташларыбызга һәм кунакларыбызга республика буйлап сәяхәтләреннән иң яхшы тәэссиротлар алырга телим, - диде Радий Хәбиров.
Вакыйга туризмының мөһим өлешләреннән берсе - халык сәнгать кәсепләренә ярдәм итү республика программасы. Төбәк җитәкчесе бу проектны эшкуарлык мохитендә активрак алга сөрүне йөкләде.
- Бу юнәлешне үзгәртергә кирәк. Безнең осталарыбыз күп. Алар үз куллары белән уникаль эшләр башкара һәм һөнәрләр белән шөгыльләнергә тели, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу программага өстәмә импульс бирергә кирәк. Аны тормышка ашыру өчен өстәмә акча табарга тырышырбыз.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Хөкүмәткә авыл җирлекләре арасында вакыйгалы туризм өлкәсендә проектлар конкурсын үткәрү мөмкинлеген эшләргә кушты.
Фото: glavarb.ru