+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2023, 13:14

Диана Сәфәрованың әнисе халыкка мөрәҗәгать итте

Яңа гына бердәнбер газиз баласын җир куенына салган ананың рух ныклыгына сокланырлык.

Диана Сәфәрованың әнисе халыкка мөрәҗәгать итте
Диана Сәфәрованың әнисе халыкка мөрәҗәгать итте

Диана 9 май төнендә Чишмәдә юл фаҗигасендә һәлак булды, дип язган идек. Аның беренче сыйныфта укучы кызы һәм бишәр яшьлек игезәк уллары ятим калды. Диана сабыйларын ялгызы гына үстерә иде.

Аның әнисе Рәйсә Мәрвәр кызы (Әнвәр Нургалиевның бертуган апасы) кызының фан-төркеме аша халыкка мөрәҗәгать итте.

«Кызымның кадерле подписчиклары, дуслары! Мин сезгә шушы авыр вакытларыбызда янәшәбездә булуыгызга, балаларга ярдәм күрсәтүегезгә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Сез җибәргән бу акчалар барысы да өч баланы үстерүгә тотынылачак», – дигән ул.

Күптән түгел Диананың әтисе инсульт кичергән булган. Шуңа да киләчәктә Рәйсә ханымга аеруча сабыр һәм нык булырга туры киләчәк.

Диананың язылучылары аңа шундый кыз тәрбияләп үстергәне өчен хөрмәт белдерә. Алар бердәнбер баласын югалткан ананың озын гомерле, сау-сәламәт, Диананың ятим калган сабыйларын аякка бастыру өчен көчле булуын теләгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: