

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә урнашкан йорт балконында яңа туган бала мәетен тапканнар. РЕН ТВ каналына билгеле булганча, 22 яшьлек кызга карата җинаять эше кузгатылган.
"Түбән Камадан яшь әни малай тудырган, бу вакытта аның янында баланың 25 яшьлек әтисе булмаган. Әмма бала тапканнан соң ул баланы тартмаган салып, балконга чыгарып куйган. Бала шул рәвешле 10 көн балконда яткан", - ди РЕН ТВ чыганагы.
"Яңа туган баланы үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Сабыйның үлем шартлары ачыклана.
Фото: stock.adobe.com