+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2023, 20:15

СВОга җибәрерләрме?

Президентның хәрби җыенга чакыру турындагы указы күпләрне хафага салды.

СВОга җибәрерләрме?
СВОга җибәрерләрме?

Русия Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов 2023 елда хәрби җыеннарга чакырылган, запаста булган халыкның махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәге турында хәбәр итте. Аның сүзләрен «Интерфакс» китерә.

"Әлбәттә, алар СВО зонасына кермәячәк, бу бер-берсе белән бәйле булмаган әйберләр, планлы җыеннар ел саен үткәрелә. Мондый җыеннарга чакырылучылар киләчәк, тиешле вакытны алачак һәм гаиләләргә, үз эш урыннарына кайтачак", — дип, аның сүзләрен китерә китерә агентлык.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: