+24 °С
Дождь
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
17 Мая 2023, 09:35
Яңа заман көчле идеяләр көтә!
Башкортстанда яшәүчеләргә «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында катнашуга заявка бирү өчен 4 көн калды.
Яңа заман көчле идеяләр көтә!
Әлеге форум һәр кешегә Русиядәге уңай үзгәрешләргә йогынты ясарга, алга таба бергә эшләү өчен лидерлар, экспертлар һәм партнерларның актив командасын төзүне тизләтергә һәм билгеләргә мөмкинлек бирә.
Башкортстан «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына тәкъдим ителгән инициативалар һәм перспективалы брендлар конкурсында катнашуга гаризалар саны буенча Самара, Түбән Новгород, Саратов һәм Ростов өлкәләре белән бергә топ-5 төбәккә керә.
Тагын 4 көн үз проектыңны форумга
https://xn--d1ach8g.xn--c1aenmdblfega.xn--p1ai
/ крауд-платформасында тапшырырга мөмкин. Идеяләр җыю 21 майга кадәр дәвам итә. Алты юнәлеш буенча 14 353 идея тапшырылган инде.
Форум кысаларында узачак перспективалы брендлар конкурсына илнең барлык төбәкләреннән биш номинация буенча 4 меңнән артык заявка бирелгән. Алар арасында: азык-төлек товарлары, куллану товарлары, креатив индустрияләр, мәгълүмати технологияләр, югары технологияләр.
Быел «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы финалистлары беренче тапкыр акчалата бүләкләр алачак. Башлангыч этапта килгән тәкъдимнәрне бәяләү белән АСИ экспертлар берләшмәсе шөгыльләнә, аның бурычы – иң кызыклы 1000 идеяне сайлап алу. Аннары АСИ Эксперт советы бу саннан башта - 200не, аннары 100не сайлый. Иң яхшы 10 идея 2023 елның июнендә Русия Президентына тәкъдим ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, форумны оештыручылар – Стратегик инициативалар агентлыгы" (АСИ) һәм "Росконгресс" фонды, форумның коммуникацион партнеры - «Диалог Регионы».
Фото: "АСИ"
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"