+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Май 2023, 12:55

Китап бәйрәмендә аш-су серләренә дә төшенеп булачак!

«Китап-байрам» халыкара китап ярминкәсе кысаларында «Укыйбыз һәм ашыйбыз» гастрономия территориясе эшләячәк.

Китап бәйрәмендә аш-су серләренә дә төшенеп булачак!Китап бәйрәмендә аш-су серләренә дә төшенеп булачак!
Китап бәйрәмендә аш-су серләренә дә төшенеп булачак!

Илнең танылган аш-су осталары кызыклы осталык дәресләре һәм аш-су әзерләү сәнгате темасына лекцияләр үткәрәчәк.

Бөтенрусия һәм халыкара кулинарлар конкурслары лауреаты һәм дипломанты, Мәскәү кулинарлар ассоциациясе идарәсе әгъзасы, кондитер эше буенча китаплар авторы Елена Сучкованың осталык дәресе беренче көн программасын башлый. Ул эремчекле камыр ашлары пешерергә өйрәтәчәк һәм аш-су турында кечкенә лекция үткәрәчәк.
Барбекю буенча танылган эксперт Николай Баратов «Тандырда ит пешерү» темасына осталык дәресе үткәрәчәк.


Тагын бик күп билгеле пешекчеләр итле һәм итсез ризыклар, төрле илнең үзенчәлекле ашларын пешерү серләренә өйрәтәчәк.


Исегезгә төшерәбез, киңкүләм ярминкә үткәрү башлангычы белән Башкортстан Язучылар берлеге чыгыш ясады. Республика Башлыгы Радий Хәбиров китап бәйрәмен оештыру идеясен хуплады.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас