+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Май 2023, 02:12

Ахунда янгын булган

Учалы районында 3 йорт, ун каралты-кура янган.

Ахунда янгын булганАхунда янгын булган
Ахунда янгын булган

Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Учалы районы Ахун авылының Пионер урамында янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Тиз арада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары, Мансур авылы, Ахун авыл биләмәсе янгын командалары һәм башка махсус хезмәтләр вакыйга урынына килеп җиткән.

– Көчле җил котыру сәбәпле янгын тиз таралган. Янгын нәтиҗәсендә өч агач йорт һәм ун каралты-курага (бүрәнә мунчалар, абзарлар, гараж, трактор) зыян килгән. Уртак көч белән янгынны сүндергәннәр. Ачык янгын юк. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк, – дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Янгын сәбәпләрен ачыклау өчен вакыйга урынына Баш идарәнең оператив төркеме, сынау янгын лабораториясе белгечләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе эшләгән.

Фото: bashinform.ru

Ахунда янгын булган
Ахунда янгын булган
Ахунда янгын булган
Ахунда янгын булган
Автор:Резида Валитова
Читайте нас