+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Май 2023, 12:20

Башкортстанның ислам дөньясындагы роле

19 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казанга килде, анда «Русия – Ислам дөньясы» XIV халыкара икътисади форумы уза. Төбәк җитәкчесе «Русия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашачак, шулай ук берничә эшлекле очрашу үткәрәчәк.

Башкортстанның ислам дөньясындагы ролеБашкортстанның ислам дөньясындагы роле
Башкортстанның ислам дөньясындагы роле

Форум алдыннан республика Башлыгы Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенә интервью бирде.

Радий Хәбиров Башкортстанның Ислам дөньясындагы роле, традицион дини кыйммәтләрне һәм конфессияара татулыкны саклау, шулай ук бүгенге шартларда чит ил Ислам дәүләтләре белән үзара мөнәсәбәтләрне үстерү турында сөйләде.

- 2019 елда Уфа «Русия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышын кабул итте. Төркемнең һәр утырышы - заман проблемаларына җавап, Ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуда тагын бер адым. Уфада узган утырыш нинди нәтиҗәләр бирде? - Чыннан да, без бу чараны үткәрдек. Аның нәкъ менә Башкортстан башкаласында узуы дөрес иде.

Сез беләсез, 1788 елда Екатерина II Уфада Ырынбур дини мөхтәсибәт җыелышына нигез салган. Соңрак ул Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте була. Бүген Башкортстанда 100дән артык милләт тыныч һәм тату яши. Нәкъ менә Башкортстанда Ислам мәдәни, цивилизацион нигезгә таяна. Ул бик рухи, иҗади һәм тынычлык сөючән характерда. Бездә ксенофобия, радикальлек, фанатизм һәм башка күренешләр юк. Шуңа күрә без, бу төркем утырышын үткәргәндә илнең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән коллегаларыбыз белән Башкортстанның күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашырга тырыштык.

Әңгәмәнең дәвамын "glavarb.ru" cайтында укыгыз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас