

Ленин урамы – Уфаның мәдәни-тарихи һәм эшлекле үзәгенең төп артериясе, шулай ук Уфа халкының һәм туристларның яраткан урыны. Шуңа да “Башкортостан” кунакханәсе тукталышында чүп өеме булу шәһәр кешеләренең ачуын китергән һәм алар шушы урыннан фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырган. Хәбәрне Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәгән, ә аннары аны Киров районы хакимиятенә эшкә җибәргәннәр. Шул ук көнне коммуналь хезмәткәрләр тәртип урнаштырган: чүп-чарны җыйган һәм тукталыш павильоны янындагы үләнне чапкан.
Тагын бер уфалы Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 9нчы йорт янындагы тротуарга игътибар иткән һәм бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Ирне бордюрның ватылуы хафага салган. Проблеманы хәл итүгә башкаланың Совет районы хакимияте кушылган. 5 майда коммуналь хезмәткәрләр бордюрны тергезгән.
Автоһәвәскәрләрнең берсе Уфа – Ырынбур трассасының 48нче километрында асфальтта ярыклар күргәч, юлның проблемалы өлешен фотога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырган. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР системалары теркәгән. “Приуралье” федераль автомобиль юллары идарәсе белгечләре хәбәрне эшкә алган. “Р-240” юлы – бу оешманың җаваплылык зонасы.
“Приуралье”да асфальттагы җитешсезлекләр турында белгәннәр: аларны 10 февральдә үк ачыклаганнар һәм санлаштырганнар. Ремонтны башлау өчен юлчылар тиешле һава шартларын көткән. Май башында подряд оешмасы эшкә керешә, берничә көннән соң асфальттагы ярыклар ямала. Гомумән алганда, бер атна эчендә Башкортстанның ЦУР системалары юллар буенча 546 мөрәҗәгать теркәгән. Кайберләре инде эшләнгән, калганнары эштә яисә контрольдә.
Уфаның Дим урамындагы чокырларны ямау үтенеченә шәһәрдә яшәүче бер хатын фотолар да беркеткән. Аның социаль челтәрләрдәге хәбәрен “Инцидент-менеджмент” теркәгән. “Без хезмәттәшләребез белән элемтәгә кердек һәм Дим урамында ремонт эшләре планлаштырылганын ачыкладык. Ике атнадан соң районның коммуналь хезмәткәрләре ремонт үткәрде”, – дип язалар ЦУРдан.
Тагын шундый ук мөрәҗәгать “Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасына килгән. Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәүчеләр зур чокырларны фотога төшереп җибәргән: алар кыштан соң Маршал Жуков урамы белән параллель исемсез урам юлында барлыкка килгән. Башкаланың Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре проблеманы эшкә алган. Берникадәр вакыттан соң юлның җимерелгән өлеше ремонтлаган.
Уфаның Калинин районында яшәүче бер хатын-кыз Беренче май урамындагы 53нче йорт ихатасында ватылган хоккей тартмасына һәм чүп-чарга игътибар итүләрен сорый. Проблема контрольгә алына. Беренче Май бәйрәме алдыннан ЖЭУ-73 хезмәткәрләре бу йорт ишегалдын җыештырган, ә 9 майга балта осталары хоккей тартмасын ремонтлаган.
“Узган атнада башкаланың Уфа шоссесы урамында “Смена кинотеатры” җәмәгать транспорты тукталышындагы павильон сүтелде. Аның урынына берничә көннән сәүдә павильоны барлыкка килде, ул тротуарның яртысын биләп тора, газонга урнаштырылган. Әлеге павильонны урнаштыруның законлылыгы турында мәгълүмат бирүне сорыйм. Тагы да шуны аңлатыгыз: хәзер гражданнар җәмәгать транспортын кайда көтәргә тиеш? Бу районда пенсионерлар һәм мәктәп укучылары күп яши, алар тукталышта автобус көтеп утыра иде. Элегрәк, 2018-19 елларда, бу урында сәүдә павильоны торган иде инде, нәтиҗәдә, законсыз урнаштырылган дип, сүтелде. Хәзер шушы хәл янә кабатлана”, – дип язган социаль челтәрләрдә ачуы чыккан бер ханым.
“Җәмәгать транспорты тукталышында вандализм очраклары еш булу сәбәпле, Уфа шоссесы урамындагы “Смена кинотеатры” җәмәгать тукталышы павильонын сүтеп, аны башка тукталышка күчерергә карар ителде. Аның урынына тукталыш белән берләштерелгән сәүдә павильоны төзелә. Яңгырдан һәм җилдән бу объект эчендә яшеренергә мөмкин. Тукталышның аталышы язуы, эскәмияләр һәм яктырту җиһазландырылачак, шулай ук расписание урнаштырылачак”, – дип җавап биргәннәр башкаланың Октябрь районы хакимиятеннән.