+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2023, 09:57

Матур пар да булырлар иде...

Диана Сәфәрова 9 майда һәлак булды.

Матур пар да булырлар иде...
Матур пар да булырлар иде...

Юл фаҗигасендә һәлак булган блогер Диана Сәфәрова белән дусты Рәсүл Шәриповның бергә төшкән фотоларын, видеоларын күреп, "Иреме әллә?", диючеләр дә табылган. Чынында, яшьләр арасында бик җылы дуслык хисләре булган.

Рәсүл үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә: «Тыныч йокла, йолдызчыгыбыз...» – дип саубуллашкан. Ул - Рөстәм Нәбиевның контент-мейкеры (сайтларны һәм социаль челтәрләрне тулыландырып тору белән шөгыльләнүче белгеч).

Хушлашу постындагы видеоларда аларның җылы кочаклашуын, Рәсүлнең Дианага чәчәк бәйләме бүләк итүен, балалары белән төшкән фотоларын күреп, Рәсүлне хәтта Диананың ире дип уйлаучылар да булган.

Биредә Рөстәм Нәбиев та комментарий калдырган. «Авыр туфраклары җиңел булсын! Диана бу тормышта үзенең барлык карма бурычларын да үтәп бетергәндер, мөгаен. Аңа хәзер алга барырга кирәк. Бик сагынырбыз һәм Диананы балалары күзләрендә күрербез…» – дигән ул.

Диананың бу тормышта бөтен нәрсәгә җитешергә тырышуын, артык дөнья кууын да искә алучылар бар. Мәсәлән, Рәсүлнең бер подписчигы: «Диана, иртә китәсен белгән кебек, балаларын мөстәкыйль итеп тәрбияләде. Аларны ул көчле булырга өйрәтте. Шәхсән таныш булмасам да, сторисларына караганда, Диана һәрвакыт каядыр ашыга иде. Үзенә йокы аз эләгүе хакында да әйткәне булды», – дип язган.

Язмыш китаплары һәркемдә дә үзгә. Язучысы без түгел шул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: