+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Май 2023, 13:16

Үсмер йорт түбәсеннән сикергән...

Ни өчен?

Үсмер йорт түбәсеннән сикергән...Үсмер йорт түбәсеннән сикергән...
Үсмер йорт түбәсеннән сикергән...
Мәләвез шәһәрендә күпкатлы йорт тәрәзәләре астында 15 яшьлек егетнең гәүдәсе табылган. Әти-әнисе улын гадәттән тыш хәлгә кадәр 3 сәгать алдан күргән. Алар арасында үсмернең чәчтарашханәгә барырга теләмәве аркасында низаг килеп чыккан.

Әти-әнисе белән тавышланып, егет фатирдан чыгып киткән, ишекне шапылдатып ябып куйган. Аның бина түбәсенә ничек менгәне билгесез, чөнки чарлаклар бикле булган.

Ул үләр алдыннан хат калдырмаган. Мәктәптә бик яхшы укыган һәм төрле олимпиадаларда катнашкан.

Балаларыгызга карата сак булыгыз, аларны аңларга тырышыгыз.

Фото: newsbash.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас