Стәрлетамакта туган кыз Жанна Фриске репертурасыннан «А на море белый песок» җырын башкарды. Җыр 2009 елда сингл булып чыга. Композиция «Алтын граммофон» премиясен ала һәм «Ел җыры» лауреаты була.
Эльмира тамашачылар тавыш бирү этабында ук үзенең остазы Владимир Пресняков өчлегеннән көндәшләрен узып китте. Остазы үзе дә аңа үз тавышларының яртысын бирде.
Эльмираның көндәшләре: Саратовтан - Алина Бахшалиева һәм Сочидан Маргарита Багдасарян.
Әфарин, Эльмира!
фото: башинформ