-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2023, 09:19

Аны чүплеккә ташлап киткәннәр

Табиблар да яшәренә ышанмаган.

Аны чүплеккә ташлап киткәннәр
Аны чүплеккә ташлап киткәннәр

Төмән шәһәрендә чүплектә табылган баланы кара пакетка салып дәваханәгә китергәннәр. Аның тын алышын сизеп калган табиблар шунда ук эшкә керешкән. Үзләренә ышанмыйча гына башлаган реанимация эшләреннән соң бала күзләрен ачкан.

Хәзер ул менә шундый матур булып үсеп килә. Яшьтәшләреннән калышмый, кайбер һөнәрләре белән аларны уздыра да әле, әйбәт ашый, хәрәкәтләнә, көлә, уйный.

Хәзер аны теге дөньядан алып чыгучы ак халатлы фәрештәләр әти-әнисе кулына тапшырырга хыяллана. Әлбәттә инде, баланы тудыручыларга түгел.

Ә шулай да күрсәтергә иде бу сөрмәле матур күзләрнең мәхәббәтле карашын шул таш йөрәкле ахмакларга...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: