Документка ярашлы, йорт хайваннарын асрау таләпләрен үтәмәгән өчен штраф билгеләнә. Аерым алганда, гражданнар өчен ул - 3 мең, вазыйфалы кешеләр өчен — 15 мең сумга, юридик берәмлекләр өчен 30 мең сумга кадәр тәшкил итә ала.
Моннан тыш, җинаять эше билгеләре булмаганда хайваннарга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә өчен гражданнар - 15 мең сумга кадәр, вазыйфалы затлар - 30 меңгә кадәр, юридик берәмлекләр 100 меңгә кадәр түләргә тиеш булачак.
Шулай ук җинаять эше билгеләре булмаган очракта гражданнарның гомеренә, яки сәламәтлегенә яисә мөлкәтенә зыян китергән хайван хуҗасының административ җаваплылыгын билгеләү тәкъдим ителә. Бу 200 мең сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота.
"Безнең Комитет закон проекты өстендә зур эш башкарды. Бу - хайваннар белән җаваплы мөгамәлә итү өлкәсендә тәртип урнаштыру, шул исәптән йортсыз хайваннар проблемасын һәм аларның гражданнарга һөҗүме күренешләрен хәл итү буенча чираттагы адым, - диде Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина.