

Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы оператив киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан өчен иң актуаль булган мәсьәләләр каралды.
Хөкүмәт вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев 16-21 майда Башкортстан делегациясенең Иранга сәфәре йомгаклары турында сөйләде. Иран
— Башкортстан өчен өстенлекле тышкы икътисади юнәлешләрнең берсе. Башкортстан-Иран мөнәсәбәтләренең уңай динамикасы агымдагы елның I кварталында тышкы сәүдә әйләнеше үсешенең, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 14 тапкыр артуы белән раслана. Республика стендында 9 компания, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкка караган 8 предприятие тәкъдим ителгән. Иранда булган вакытта Башкортстан вәкилләре 1 меңгә якын сөйләшү үткәргән, алар буенча килешүләр имзаланган.
Республикада быел 59 муниципалитет территориясендә 148 пляж ачылачак. Хәзерге вакытта 117 пляж ачылуга әзер. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров хәбәр итүенчә, Куергазы, Мишкә һәм Федоровка районнарында пляжлар ачу планлаштырылмый. “Мин ни өчен бу районнарның пляжлар ачарга теләмәвен аңлап бетермим. Анда елгалар да бар. Югыйсә, бу муниципалитетның гына вәкаләте, анда бик аз күләмдә эш башкарырга: сулык төбен чистартырга, ком тутырырга, коткаручылар билгеләргә генә кирәк. Теләгән муниципалитетлар бу эшне башкара. Сез дә эшләгез!” — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстанда бер тәүлектә коронавирус инфекциясе йокты-руның 92 очрагы ачыкланган. Стационар дәвалануда — 123 пациент, амбулатор дәвалануда 1278 кеше исәпләнә. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Республиканың йогышлы авырулар госпитальләрендә коронавирусны дәвалау өчен 235 койка җәелдерелгән. Ирекле койка фонды 17 процент тәшкил итә.
Уфада тимер юл вокзалын реконструкцияләүнең 2024-25 елларга планлаштырылган икенче этабы Вокзал урамы буенча автомобиль юлында җир асты җәяүлеләр кичүен төзүне күздә тота. Бу хакта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Гарипов хәбәр итте. Моннан тыш, җир асты тоннелен реконструкцияләү һәм 4нче платформага кадәр озайту, 2нче һәм 3нче платформаларны реконструкцияләү һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен лифтлар урнаштыру башкарылачак.
Үзенең чыгышында Уфа мэры Ратмир Мәүлиев җир асты җәяүлеләр кичүен төзү эшләре 2024 елда башланачагын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә кешеләр югарыдагы кичү буенча үтеп йөри. Чыгымнар шактый зур, 34 миллион сум таләп ителә. Әгәр сез безгә вакыт бирсәгез, киләсе елга бу сумманы бюджетка кертергә планлаштырыр һәм эшләр әкренләп оештырылыр иде”, — диде Ратмир Мәүлиев. Радий Хәбиров киләсе елга эшләрнең төгәлләнүе турында отчет бирергә кушты.
Башкортстанда язгы чәчү тәмамлана. 8 район чәчүне тулысынча төгәлләгән, 23 район якын көннәрдә тәмамлаячак. Калган районнарда соң культуралар чәчелә. Республика буенча 22 майга планлаштырылган мәйданнарның 90 процентына язгы культуралар чәчелгән. Кызганычка каршы, 5-12 майда кырау төшү аркасында 31 муниципалитет территориясендә авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуы теркәлгән. Шикәр чөгендере, арпа, рапс һәм башка культуралар 120 мең гектарда зыян күргән. Шуларның 91,5 мең гектарында культуралар һәлак булган, бу мәйданнар яңадан чәчелергә тиеш. Якынча исәпләүләр буенча, зыян күләме 590 миллион сумнан күбрәк дип бәяләнә. Иң нык зыян күрүчеләр — Бакалы, Илеш, Шаран һәм Чакмагыш районнарындагы чәчүлекләр. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
Быел театр-концерт оешмалары яңа автотранспорт чаралары белән тулысынча яңадан җиһазландырылачак. Бу хакта мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдерде. “532 миллион сумлык 94 транспорт берәмлеге сатып алынган инде. Дәүләт мәдәният учреждениеләренә 7 “НефАЗ” автобусы тапшырылды, ә 26 майда 26 берәмлек автотранспорт ачкычы тапшырылачак, — диде Әминә Шәфыйкова. — Бу аларга республика халкын сәнгатькә тагын да ныграк җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк”.